news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшьләр дөнья чемпионатында Татарстанның ике хоккейчысы катнаша

Кирилл Петров һәм Петр Хохряков Россия җыелма командасына керделәр, алар Канадада Яшьләр дөнья чемпионатында уйнаячак

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Кирилл Петров һәм Петр Хохряков Россия җыелма командасы составында хоккей буенча Яшьләр дөнья чемпионатында катнаша. Яшьләр командасы остазы Владимир Плющев команданың нинди составта Канадага барачагын белдерде.
Канадада яшьләр җыелма командасына Казан “Ак Барс” командасының тагын бер спортчысы Александр Бурмистров та кушылачак.
“Флорида” сакчысы Дмитрий Куликов һәм Мәскәүнең ЦСКА командасы һөҗүмчесе Никита Филатов әлеге Россия яшьләр командасының “йолдызлары” булып санала.
Дөнья чемпионатына кадәр Владимир Плющев командасы 21 декабрьдә Латвия командасына каршы контроль матч үткәрә. Ә турнир 26 декабрьдән башлап 6 гыйнварга кадәр бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot