Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшьләр арасында батырлыкны пропагандалау зарур, юкса "миләрен май баса" - патриарх Кирилл
Ул Сириядә һәлак булган рус хәрбие Александр Прохоренконы үрнәк итеп күрсәтте, ул пленга төшмәс өчен үзенекеләрнең һөҗүмен кабул иткән.
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы яшьләрне геройлар үрнәгендә тәрбияләргә һәм батырлыкка омтылыш булдырырга өндәде. Бу хакта "Интерфакс" яза.
"Миңа батырлыкны һәм уңышка ирешүне пропагандалау очраклары еш очрамый. Кеше уңышка ирешергә тиеш: яхшы белем аларга, күп акча эшләргә, дөньяны күрергә, тормыштан тәм табарга, авырлыкларны җиңә белергә тиеш", - диде патриарх Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә II Халыкара православ студентлар форумында.
Ул Сириядә һәлак булган рус хәрбие Александр Прохоренконы үрнәк итеп күрсәтте, ул пленга төшмәс өчен үзенекеләрнең һөҗүмен кабул иткән.
"Ул, чыннан да, Россия герое. Әмма күпләр башкалар өчен гомерләрен биргән янгын сүндерү хезмәткәрләре исемнәрен оныткан кебек, аныкын да онытты. Без еш кына үз геройларыбызның исемнәрен онытабыз", - диде патриарх.
Ул белдергәнчә, батырлык - ул алга һәм өскә хәрәкәт, ул еш кына гади булмый, ул энергия, акыл, ирек, хис, зур максатлар туплануын күзаллый.
" Яшьләр арасында батырлыкны пропагандалау зарур, юкса "миләрен май баса", кеше максатка омтылучанлыгын югалта", - диде патриарх.
Форумда илнең әйдәп баручы вузлары һәм уңышлы югары технологияле компанияләре катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз