Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшерен хәмер цехлары турында мәгълүмат өчен татарстанлыларга 50 мең сум түләячәкләр
Гражданнар әлеге акчаны җинаять эше кузгатылганнан соң гына ала алачак.
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстанда алкогольле продукция җитештерү буенча яшерен цехлар турындагы мәгълүмат өчен 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләү кертеләчәк. Бу хакта Дәүләт алкоголь инспекциясе коллегиясендә ведомство җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сөйләде.
«Быел республика Хөкүмәте ярдәме белән гражданнарга алкоголь продукциясен җитештерүнең яшерен цехлары турында 50 мең сум күләмендә түләү кертергә телибез, әмма алар җинаять эше кузгатылганнан соң гына түләнәчәк», — дип хәбәр итте ул.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе узган ел кайнар линия телефоны буенча 85 мөрәҗәгать керүен дә өстәде. Хәбәр ителгән мәгълуматның ярты очрагында яшерен цехлар турында мәгълүмат расланды.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елдан республикада легаль булмаган хәмер җитештерү турында мәгълүмат биргән өчен гражданнарны матди бүләкләү системасы эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз