news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшен Мюнхен–Мәскәү юнәлешендә очучы самолет фюзеляжында тишек ясаган

Зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Мюнхеннан Мәскәүгә оча торган самолетның фюзеляжында яшен тишек ясаган. Һава судносы «Ширәмәт» аэропортына уңышлы төшкән, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Россия башкаласында техниклар авиалайнерны тикшергән. Самолетның борынында, пилотлар кабинасы тәрәзәсенең түбәнрәк өлешендә, үтәли тишек булуы ачыкланган. "Яшен фюзеляжны яндырган. Самолетны очышлардан чикләргә карар ителде", - дип билгеләп үттеләр ашыгыч хезмәттә.
Зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot