news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшелчә үстерүче фермер: Кирәк булса, армия өчен дә җибәрергә әзербез

«Нинди генә авырлыклар килсә дә, фермерның бүтән варианты юк — эшләргә, эшләргә, эшләргә», — диде Нәсим Дәүләтов.

Яшелчә үстерүче фермер: Кирәк булса, армия өчен дә җибәрергә әзербез

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Минзәләдән «КФХ Дәүләтов» башлыгы Нәсим Дәүләтов 1997 елдан бирле бәрәңге һәм яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Быел да ул эшчәнлеген дәвам итеп, армия өчен дә җибәрергә туры килмәгәе, дигән фикер әйтте.

«Яхшы гына товар үстерергә ниятләп торабыз. Илләрдә тынычлык түгел, кем белә, бәлки, армия өчен дә җибәрәсе булыр. Ил башлыкларыннан нинди наказ килә, шуны үтисе була. Мораль яктан моңа әзер», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Санкцияләр аркасында бәяләр күтәрелү белән бәйле авырлыкларны да ул җиңеп чыгачакларына ышанычын белдерде. «Нинди генә авырлыклар килсә дә, фермерның бүтән варианты юк — эшләргә, эшләргә, эшләргә. Бүген Чаллы шәһәренең сәүдә нокталарын туендырабыз. Товар үтә. Әгәр илләр тыныч булса, бөтен авырлыкны да җиңеп була», — диде Нәсим Дәүләтов.

«Сату бәяләре бүген бик әйбәт. Бүген 50 процент рентабельлек белән чыктык. Бәяләр арту да, сыйфат та, сәүдә нокталары белән эшләүнең файдасы бу», — дип белдерде.

Фермер бәрәңге мәйданнарын арттырырга каршы түгел, ләкин ул очракта складларын, техникасын да арттыру кирәклеген әйтте. «Үзебезнең көч белән бәрәңге комбайны алабыз, дүрт рәтле комбайн булачак ул», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100