news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләре үсешен дәвам итә

Узган атнада алма-5,1 процентка, башлы суган белән кишер- 1,3, бәрәңге -0,4 процентка кыйммәтләнде

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Бодай оны - 2,9 процентка, тары ярмасы – 2,5, дөге-1,8, кәбестә- 1,3 процентка, сыер ите- 1,2, токмач- 0,3 процентка арзанайды. Шул ук вакытта күпчелек яшелчә һәм җиләк-җимешкә бәяләр күтәрелүен дәвам итә. Алма-5,1 процентка,башлы суган белән кишер- 1,3, бәрәңге -0,4 процентка кыйммәтләнде. Узган бер атнада Казанның кулланучылар базарында төп туклану продуктлары әнә шундый үзгәрешләр кичерде.

Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан башкаласында каймак, стерильләштерелгән сөт, башлы суганга, ярымысланган казылык, тавык ите, йомырка, сырлар, атланмай, дөге, кәбестә, 1 сортлы бодай оныннан пешерелгән ипигә түбән бәяләр саклана.




news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100