news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшелчә, җиләк-җимеш, сөт продуктлары кыйммәтләнүен дәвам итә

Соңгы бер атнада шулай ук йомырка, көнбагыш мае, шикәр комы бәясе дә күтәрелә төште

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). Дөге, тары ярмалары, токмач, тавык ите бераз арзанайды, ә яшелчә һәм җиләк-җимеш бәясе үсешен дәвам итә. Узган бер атнада Казанның сәүдә нокталарында бәяләр үзгәрешен кыскача әнә шулай сурәтләп булыр иде.

Яшелчә һәм җиләк-җимешнең кыйммәтләнүе, уңыш сезоны бетүгә бәйле. Шуңа ул кышкы чор өчен гадәти күренеш. Соңгы бер атнада, мәсәлән, кишер белән бәрәңге бәясе 6,1-6,2 процентка, алма-5,7 процентка, кәбестә - 5,1, башлы суган - 4,4 процентка күтәрелде. Инде берничә атна рәттән кайбер төр сөт продуктлары бәясе дә артуга таба үзгәрешләр кичерә. Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсе хәбәр иткәнчә, майлы эремчек -2,4 процентка, каймак, сөт -1 процентка кыйммәтләнгән. Атланмай белән сырлар бәясе дә 0,3-0,5 процентка күтәрелгән. Башка төр продуктлардан йомырка, көнбагыш мае, шикәр комының да кыйммәтләнә төшүен искәртү кирәк (0,3-0,5 процент тирәсе).

Идел буе федераль округына кергән төбәк башкалалары белән чагыштырганда, Казанда каймак һәм стерильләштерелгән сөткә иң түбән бәяләр куелган. Бездә шулай ук ярымысланган казылык, пастеризацияләнгән сөт, йомырка, катырылган балык, сырлар, атланмай, 1 сортлы бодай оныннан пешерелгән ипи, дөге ярмасы, кәбестә, бәрәңге, башлы суган, кишер һәм алма бәясе дә түбән дәрәҗәдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot