Яшелчә арзанаюын, ә шикәр комы кыйммәтләнүен дәвам итә
Татарстанстаттан алынган мәгълүматлар шуны раслый
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Казан базарлары һәм кибетләрендә яшелчә арзанаюын дәвам итә. Татарстанстаттан алынган мәгълүматлар да шуны раслый. Узган бер атна эчендә кәбестә 11 процентка, кишер, бәрәңге һәм башлы суган 5,5-5,6 процентка очсызланган. Башка төр туклану продуктлары арасында дөге ярмасы бәясенең - 0,7, каты сырлар, казылык һәм катырылган балык хакының 0,2 процентка төшүе күзәтелгән.
Шул ук вакытта шикәр комы бәясе күтәрелүен дәвам итә. 21 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, ул тагын 1,5 процентка кыйммәтләнгән. Бу чорда стерильләштерелгән сөт бәясенең дә якынча 1 процентка, йомырка, тары ярмасы, атланмай, токмач бәясенең 0,3-0,6 процентка артуы мәгълүм.
Идел буе федераль округына кергән төбәкләр башкалалары белән чагыштырганда, Казанда каймак, сырлар, тавык ите, казылык, стерильләштерелгән һәм пастеризацияләнгән сөткә, йомырка, дөге ярмасы, 1 сортлы бодай оныннан пешерелгән ипигә, бәрәңге, кәбестә, суган, кишер һәм алмага түбән бәяләр саклана. Сыер ите, майлы эремчек, атланмай, катырылган балык, токмач, шикәр комы бәяләре буенча Татарстан башкаласы Идел буеның 14 шәһәре арасында 5-9 нчы урыннарда бара.