news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннең завод директоры "Маршал Василий Чуйков" медале белән бүләкләнде

Истәлекле бүләк Россия Федерациясенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры боерыгы белән бирелде.

(Яшел Үзән, 15 ноябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Гөлнара Вәлиева). "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" генераль директоры Мистахов Ренат Искәндәр улы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "Маршал Василий Чуйков" исемендәге истәлекле медале белән бүләкләнде, дип яза җирле басма.

Истәлекле бүләк Россия Федерациясенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры боерыгы белән, Горький исемендәге Яшел Үзән заводында янгын чыгу куркынычсызлыгын тәэмин иткән һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтүдә зур өлеш керткән, шулай ук Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең 8 отрядына һәрвакыт югары дәрәҗәдә әзерлектә торуга кагылышлы мәсьәләләрне тиз арада һәм үз вакытында чишеп, ярдәм иткән өчен тапшырылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100