news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәннең «Залесный» агрофирмасына кош гриппыннан 225 млн сумлык зыян килгән

Яшел Үзәндәге калган дүрт хуҗалыкта кош грипыннан килгән зыян 5,1 млн сум дип исәпләнә.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Яшел Үзәннең «Залесный» агрофирмасы кош гриппыннан 225 млн сумлык зыян күргән. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында ТР Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов әйтте.

Аның сүзләренчә, кошларның баш саны иминиятләштерелмәгән булган. «Бөтен бәла да шунда. Базар бәясе буенча зыянны исәпләп карадык — 225 млн сум килеп чыкты. РФ Хөкүмәте карарында язылган: әгәр без баш санын йолып алып яндырабыз икән, без зыянны кайтарырга мәҗбүри», — диде Алмаз Хисаметдинов.

Ул, шулай ук, кош гриппы быел көз Буада ике хуҗалыкта, Муслим, Чүпрәле районнарында ачыкланганын искәртте. Яшел Үзәннең «Залесный» агрофирмасыннан тыш, әлеге дүрт хуҗалыкта кош грипыннан килгән зыян 5,1 млн сум дип исәпләнә.

Алмаз Хисаметдинов шәхси һәм күмәк хуҗалыкларга кош гриппын кисәтү буенча чаралар гел исләренә төшереп торылуын әйтте.

Белгечләр кошларны ачык җирдә тотмаска, иткә дип үстерелгән кошны вакытында чалырга киңәш итә. Хуҗалыкларга кош гриппыннан саклану буенча белешмәлекләр таратыла, районнарда утырышлар уздырыла. Хезмәткәрләрне махсус киемнәр белән тәэмин итү, дезинфекция чаралары куллану, ваемсыз мөнәсәбәткә юл куймау турында искәртелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot