news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннең "Йолдызлык" балалар бакчасында бишек туе узды

Бәйрәмдә Татарстанның "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова катнашты.

(Яшел Үзән, 17 ноябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Әлфия Зыякаева). Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендәге Мирный бистәсендә «Йолдызлык» балалар бакчасында Яшел Үзән мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе һәм «Ак калфак»  татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе оештыруында кызыклы гына «Бишек туе» чарасы  уздырылды.
 
Әлеге чарага мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Шуларның берсе республиканың «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова булды. Элеккеге традицияләрне яңарткан тәрбияви «Бишек туйлары» чарасы моңа кадәр беренчеләрдән булып республикада Балтач районында уздырылган. Яшел Үзән бу эстафетаны үз кулына алып  шәһәрнең иң уңайлы һәм матур бакчаларының берсе «Йолдызлык»та оештырган иде. Әлеге бишек туенда катнашкан кунаклар да, ата-аналар да аны югары бәяләде, балаларга да ошады. Анда милли җырлар, биюләр башкарылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100