Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәннең «Йолдызлык» балалар бакчасы конкурста җиңгән
Бәйге нәтиҗәләре буенча ул 500000 сум күләмендәге грант белән бүләкләнде.
(Яшел Үзән, 19 май, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Гөлсинә Галләмова). 5 апрельдә «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсы башланды. Ул сабыйларны рус һәм татар телләренә өйрәтүне күздә тотып, ел саен оештырыла, дип яза җирле басма.
Конкурста районыбызның барлык мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре катнашып, жирәбә буенча аларның өчесе – 1нче, 51нче һәм 10нчы балалар бакчалары сайлап алынды. Комиссия белгечләре сабыйларның татар телендә аралаша белү күнекмәләрен тикшерде, төркемдә тел мохите, мультимедиа җиһазларның булу-булмавына игътибар итте.
Күптән түгел конкурсның республика этабы тәмам булды, Татарстанның билингваль мәгариф буенча югары күрсәткечләргә ирешкән иң яхшы балалар бакчалары игълан ителде. Җиңүчеләрнең берсе – Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы «Йолдызлык» балалар бакчасы. Бәйге нәтиҗәләре буенча ул 500000 сум күләмендәге грант белән бүләкләнде.
Казанда «Туган тел» форумы кысаларында бүләкләү тантанасы узды. Әлеге форумда «Йолдызлык» балалар бакчасы белгечләре үзләренең ОТСМ-ТРИЗ технологиясенә нигезләнгән бай методик тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр: автор эшкәртмәләре, әсбаплар, уеннар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз