Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәннең «Яшь гвардиячеләр»е активистлары 2000 битлек бүләк итте
Мондый хәйрия акциясе белән әлегә Казан һәм Яшел Үзән яшь гвардиячеләре генә шөгыльләнә.
(Яшел Үзән, 27 июль, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзәннең «Яшь гваридячеләр»е активистлары 10000 тирәсе халыкка медицина хезмәте күрсәтүче Карамалы Тау амбулаториясенә хәйрия акциясе оештырып, 2000 битлек һәм «Вы наши герои» логотибы төшерелгән футболкалар бүләк итте.
«Мондый акцияләр оештыру пандемия вакытында бик кирәкле һәм бик мөһим дип саныйбыз. Карамалы Тау амбулаториясе хезмәткәрләре пандемиягә каршы көрәштә алгы сызыкта һәм аларда саклану чаралары ихтыяҗы булырга тиеш түгел. Без мондый бүләкләр белән беренче генә чыкмыйбыз инде, район үзәк хастаханәсендә дә, биредә дә булганыбыз бар, — ди «Бердәм Россия Яшь гвардиячеләре» штабы әгъзасы Дмитрий Вәлеев.
Мондый хәйрия акциясе белән әлегә Казан һәм Яшел Үзән яшь гвардиячеләре генә шөгыльләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз