Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәннең Полукамушки кварталында янгынны видеога төшергәннәр
Кызыл тыкрыкта урнашкан кешеләр яшәми торган ике йортка ут капкан.
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Яшел Үзәннең Полукамушки микрорайонында кешеләр яшәми торган йортларда янгын чыккан. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә расладылар.
«112 ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына бистәнең Кызыл тыкрыгында урнашкан 11 һәм 13 номерлы йортларда янгын чыгуы турында хәбәр килде. Бу йортлардагы кешеләр башка фатирларга күчерелгән. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче ике бинаны һәм янкорманы тулысынча ут чолгап алган булган», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Ут тагын бер буш торган йортка күчәргә мөмкин. Хәзерге вакытта 2нче янгын рангы буенча урында янгын сүндерүчеләр эшли. Зыян күрүчеләр юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз