news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннең "Орфей" халык-бию коллективы Санкт-Петербургтан җиңү яулап кайтты

Шушындый дәрәҗәле бәйгедә беренче генә катнашулары булмаса да, коллектив белән ерак юлга чыгулары тәүге тапкыр.

(Яшел Үзән, 1 сентябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). Шушы көннәрдә Яшел Үзәннең Горький исемендәге мәдәни үзәктә шөгыльләнүче "Орфей" халык-бию коллективы Санкт-Петербургта узучы "Невские перспективы" VIII халыкара фестиваль бәйгедән җиңү белән кайтты, дип яза җирле басма.

Шушындый дәрәҗәле бәйгедә беренче генә катнашулары булмаса да, коллектив белән ерак юлга чыгулары тәүге тапкыр. Мәртәбәле жюри алдында югалып калмыйча, ике биюне әйбәт кенә башкарып чыгулары югары бәяләнде. "Орфей" гран-при алып, Яшел Үзән данын лаеклы рәвештә яклап кайтты. Афәрин!!! Коллективның җитәкчесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Елена Васильева, бердәм әти-әниләр коллективының һәм инде балаларның тынгысыз, тырыш хезмәт нәтиҗәсе дә бу. Котлыйбыз!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100