news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннең Олы Ачасыр авылында грант акчасына Җәйге бәйге бакчасы төзекләндерелә

Әлеге эшкә 1 миллион сум тотылачак.

(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Яшел Үзән", Гүзәл Минһаҗева). Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авыл җирлеге 1 миллион сум  грант акчасына авылның Җәйге бәйге бакчасын төзекләндерүгә тота. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
 
Мондый матур урын районда башка авылларда юк, дисәк тә  дөрес булыр. Биредә гомер-гомергә  авылдашлар җыелып күңел ачты. Элек бу тирәдә Сабан туе да үткәрелә иде, дип сөйли авылның аксакаллары. Җәйге бакчага куелган таган да  яшь җилкенчәкне үзенә тартып торды, кичке уеннарда яшьләр берсе белән  танышты, кавышты. Әмма  бер генә нәрсә дә мәңгелек түгел.
 

"Бу урын күптән  төзекләндерүне  көтә иде инде. Юкәләр дә картайдылар, корыдылар. Хәзер биредә бөтенләй башкача булачак, - дип шатлыклары белән уртаклаша  авылдашлар". 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100