Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәннең Норлат авылында спорт мәйданчыгы ачылды
Ул 2 миллион сумга төшкән.
(Яшел Үзән, 24 июнь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). Узган атнада район һәм шәһәрдә республика программасы буенча ачылган 5 спорт мәйданчыгының берсе Яшел Үзәннең Норлат авылында барлыкка килде, дип яза җирле басма.
Чынлап та, авыл җирендә 2 млн сумлык спорт мәйданчыгы төзелү төштәге бер хыял кебек. Тик республика ярдәме белән хыяллар шулай чынга да ашып куя. Баскетбол һәм волейбол уйнарга бөтен мөмкинлекләре булган әлеге универсаль мәйданчыкны «Волгодорстрой» подряд оешмасы бер ай дигәндә төзеп тә бирә. Аны ачу тантанасына халык зур бәйрәмгә җыелган кебек шатланып килде.
– Шунысы куандыра: хәзер яшьләр елдан-ел спортка тартыла. Шәһәрдә яшәүчеләр генә түгел, ә авыл егет-кызлары да ишегалды спорты белән шөгыльләнә ала. Спорт мәйданчыклары ачылу сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен мөмкинлекләребезне тагын да арттыра. Сез дә, норлатлылар, бирегә теләп йөрерсез, дип ышанып калам, – диде бәйрәм белән котлап, район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев.
Ул район башлыгы исеменнән Норлатка туплар бүләк итте. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Баһаветдинов шулай ук яшьләргә уйнар өчен спорт инвентаре тапшырды. Соңыннан исә Идел аръягы авыллары арасындагы иң көчле Норлат кызлары командасы волейбол ярышында мәйданның уңайлыкларын сынады. Һәм, әлбәттә инде, дуслык җиңде. Мәктәп янында гына искиткеч матурлыкта урнашкан бу урын яшьләрнең генә түгел, ә авыл халкының да яратып йөри торган җире булыр дип ышанасы килә.
Аннан Норлат халкы милли бәйрәмебез Сабан туйны каршы алырга да әзерләнә. Узган ялларда борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезнең берсе сөлге җыюны оештырдылар. Бу матур йоланы икенче ел рәттән мәдәният йорты хезмәткәрләре башкара. Милли киемнәр киеп, авыл үзешчәннәре бизәлгән атларга утырып, гармунда уйнап, җырлап йорттан-йортка йөреп сөлге җыйды. Һәм шуның белән авылга Сабантуй рухын таратты. Бәйрәм быел Норлатта 2 июльдә узачак, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз