Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәннең Норлат авылында батыр якташларга истәлек тактасы куелды
Аннан соң хәрби хәрәкәтләр ветераннары Батырлык сәгатьләре уздырды, документаль фильмнар һәм хәрби корал күргәзмәсе күрсәтелде.
(Яшел Үзән, 21 февраль, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Лилиана Куликова). Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Батырлык атнасы» Бөтенроссия патриотик акциясе кысасында һәм шулай ук Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 28 еллыгы алдыннан Яшел Үзәннең Нурлат гомумбелем бирү мәктәбендә кайнар нокталарда һәлак булган якташларга багышланган истәлекле такта ачу тантанасы булды, дип яза "Яшел Үзән" газетасы.
Кече сержант Марат Фәйзуллин 1985 елның декабрендә хәрби бурычын, ә милиция кече лейтенанты Камил Салихов 2000 елда Чечен Республикасы территориясендә террорчылыкка каршы операция барышында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак була. Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге, «Сугышчан бердәмлек» ветераннары оешмасы һәм мәктәп администрациясе оештырган әлеге тантана шушы һәлак булган якташлар истәлегенә багышланган иде.
Чараның хөрмәтле кунагы Марат Фәйзуллинның әнисе Диләрә ханым Фәйзуллина, һәлак булучыларның якташлары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Росгвардиянең СОБР сугышчылары һәм Яшел Үзән муниципаль районының хәрби комиссариат вәкилләре булды.
Истәлекле тактаны ачу хокукы бирелгән Нурлат авылында Әфган сугышы ветераннары советы рәисе отставкадагы авиация майоры Рафаэль Таһиров якыннарының, ватанының саклаучысы булу һәр кешенең изге бурычы диде. Ул мәктәп укучыларын герой-якташлары кебек шәхесләр булырга чакырды.
Тантаналы өлештән соң катнашучыларның барысы да истәлек тактасына чәчәкләр куйды. Аннан соң хәрби хәрәкәтләр ветераннары Батырлык сәгатьләре уздырды, документаль фильмнар һәм хәрби корал күргәзмәсе күрсәтелде. Нурлат зонасыннан 6 команда катнашкан «Сугышта – батыр, стройда – төз» җыр һәм строй конкурсының зона этабы чараның кульминациясе булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. I урынны Зөянең төп мәктәбе алcа, Зөя урта мәктәбе – II, Татар Танае мәктәбе III урында, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз