news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәннең Наратлы авылында иман йорты яңарды

20 ел элек төзелгән мәчетне төзекләнндерүдә Айрат Зәйнуллин һәм Николай Гурьянов ярдәм күрсәткән.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Яшел Үзән", Алия Гаязова). Яшел Үзәннең 20 ел элек төзелгән Нартатлы авылы мәчете төзекләндерелде. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.  
 
Быел Татар Наратлысы авылында барган үзгәрешләрне күреп күңел сөенә. Әле май аенда гына Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәл салынган, балалар һәм спорт мәйданчыгы ачылган иде. Инде менә изге бәйрәмнәребезнең берсе Корбан гаетен дә күңелле үзгәрешләр белән каршы алырга насыйп булды.
 
Биредә мәчет ачылганга 20 ел вакыт узып та киткән икән инде. Әлбәттә, бинаны гел карап, яңартып торырга кирәк. Күп нәрсәләр тузган, яраксыз хәлгә килгән. Тулысы белән иске сантехника яңасына, заманчага алыштырыла. Бу эшне башкарып чыгарга авылдашлары Айрат Зәйнуллин һәм Николай Гурьянов ярдәм күрсәткән. Николай урыс милләтеннән булса да, мәчеткә булышырга һәрвакыт атлыгып тора. “Аллаһ Тәгалә бер,  кайсы гыйбадәтханәгә изгелек кылуың мөһим түгел,", дигән фикердә ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot