Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге "Эш бирүчеләр көне"нә чакыра
Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенә хезмәткәрләр җыялар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). 10 сентябрьдә Яшел Үзән шәһәрендә "Эш бирүчеләр көне" була. Чарада Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе вәкилләре катнашачак. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны социаль яклау һәм эш белән тәэмин итү министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр Министрлыгының ЮХИДИ (ГИБДД) идарәсе ТР буенча Эчке Эшләр Министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенә хезмәткәрләр җыя. Кандидатларга таләпләр: югары яки урта махсус белем; кораллы көчләрдә хезмәт иткән; хөкемгә тартылмаган булу һәм машина йөртүче таныклыгына ия булу кирәк.
"Эш бирүчеләр көне" Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1 нче йорт (29 нчы кабинет) адресы буенча урнашкан мәшгульлек үзәгендә үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз