Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәннең кулсыз пианисты Казанда Ник Вуйчич өчен уйнаган
Танылган оратор Татарстан егетенә уңышлар теләгән.
(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). 19 ноябрь көнне Казанда Австралиянең танылган мотивацион ораторы, кул-аяксыз туган Ник Вуйчич белән бер сәхнәдә Татарстанның Яшел Үзән шәһәреннән кулсыз туган Алексей Романов та чыгыш ясаган. Бу хакта "Новости Зеленодольска" хәбәр итә.
Ник Вуйчич үз чыгышы ахырында Алексей Романовны сәхнәгә чакырган. 16 яшьлек музыкант фортепианода уйнаган. Танылган оратор Татарстан егетенә уңышлар теләгән һәм аны хыялына илтүче ихтыяр көче башкалар өчен дә үрнәк булып тора дип белдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз