news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннең Күгеш авыл җирлеге башлыгы үзара салым турында: Эш күзгә күренеп тора

2020 елда Күгеш авыл җирлегендә үзара салым 700 сум тәшкил итәчәк.

Яшел Үзәннең Күгеш авыл җирлеге башлыгы үзара салым турында: Эш күзгә күренеп тора
Рамиль Гали

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яшел Үзән районы Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин ТР Дәүләт Советында түгәрәк өстәл утырышында үзара салымның әһәмиятен билгеләп узды. «Башкарылган эш күзгә күренеп тора», — ди ул.

Ул үзара салым программасы үзләрендә 2014 елдан бирле эшләвен әйтте. «Халык акча җыюга теләп килә. 2014 елдан 2019 елга кадәр 3 км 236 метр таш юл салынды. Айдар авылына күпер салынды. Өч авылга янгын гидрантлары куелды», — диде Альберт Гатауллин. 200 сумнан башлаган булсалар, хәзер икенче ел рәттән 700 шәр сум күләмендә акча җыялар.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов аннан халыкка аңлату ни дәрәҗәдә авыр булуын сорашты. «Беренче елларда авыррак иде, хәзер халык аңлап алды, чөнки эш күзгә күренеп тора. Хәтта язгы-көзге чорда халык авыр техника күрсә, үзләре йөгереп чыга, „тукта, машинаңны шунда куй, безнең анда акча салынган, юлны бозасың“ диләр», — ди Альберт Гатауллин.

Ул җыеннар уздырылуын, бер авылда 62 кешенең 54 кешесе катнашканын әйтте. «Кул күтәреп, „700 сумнан да ким бирмибез, җыябыз, күбрәк эшләнсен“ диләр», — диде. Акча һәр авылга тигез итеп бүленгәнен билгеләп узды. «Бер авыл да үпкәләрлек булмады, ләкин бер үк елны бөтен авылга юл салып бетереп булмый. Тагын 9 км юл саласы бар. Программа дәвам итсен, бетмәсен иде», — диде.

Марат Әхмәтов аннан: «Үзара салым акчасының тотылышын күпмедер дәрәҗәдә киңәйтү кирәк түгелме? Авыл җирлеге башлыгының бәйрәмнәр дә уздырасы да бар, бәла-каза, үлем-китем, кемгәдер ярдәм күрсәтергә кирәк булырга мөмкин бит. Нинди тәкъдимнәр бар?» — дип сорады.

Альберт Гатауллин, беренче чиратта, юллар проблемасы торганын әйтте. «Юллар мәсьәләсен чишмичә, башка җиргә куеп булмый. Халык „башта юлны төзеп бетерик әле“ диләр. Бездә янгын депосы да бар, аңа да өлеш чыгарабыз. Күрше авылларга да янгын сүндерергә барабыз, аңа бюджеттан акча бүленеп бирелми», — диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100