news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннең Күгәй авылында яңа мәдәният йорты төзелә

Өч проекта да акча бүлеп бирелгән.

(Яшел Үзән, 8 июль, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә "Мәдәният" милли проекты кысаларында өч проект гамәлгә ашырыла. Бигрәк тә Күгәй авылында мәдәният йорты төзелеше күптән көтелгән вакыйга булып тора. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Күгәй авылында 50 кешелек күпфункцияле үзәк төзелеше якынча 7,5 млн сумга исәпләнгән. Әлегә аның нигезе салынган.

"Безнең авылда нәкъ Бакырчыдагы кебек клуб булачак, биредә китапханә дә урнашачак. Әлегә кызыл кирпеч белән стенаның тышка чыгып тора торган аскы өлешен (цоколь) өйделәр. Бүгенге көндә бетоннан идәнен ясыйлар, егетләр бик тиз эшли, 1 сентябрьгә бина ачылырга тиеш," – дип сөйли авыл җирлеге башлыгы, әлеге проектның кураторы Фәния Хисаметдинова.

Әйшә мәдәният йортына капиталь ремонт ясау дәвам итәчәк. Якынча 16,5 млн сум акча сарыф ителәчәк. Эш 15 апрельдә башланган һәм 29 августта төгәлләнергә тиеш. Төзекләндерү кысаларында электр белән тәэмин итү, янгын сигнализациясе, вентиляция, фасадын, концерт залын ремонтлау һәм башкалар каралган. Әлегә эшнең 25 проценты башкарылган.

Бело-Безводный китапханәсенең юл картасы эшләнгән, агымдагы ремонтның дизайн-проекты, сметасы төзелгән. Конкурс уздыру өчен документлар әзерләнә. 5 млн сум грант отулары турында хәбәр ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100