Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында яңа хәрби суднога нигез салдылар
Предприятиедә 21980 проекты буенча диверсиягә каршы торырлык сигезенче катерның корпусын кую тантанасы булды
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген “Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы” ААҖ ндә 21980 проект буенча диверсиягә каршы торырлык сигезенче катерның корпусын кую тантанасы булды. Проектны Түбән Новгородның “Вымпел” ААҖ эшләгән. Тантаналы чарада РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Дутов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Судно төзелеше һәм диңгез техникасы департаменты директоры урынбасары Андрей Курасов, Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Александр Тыгин, Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы директоры Ренат Мистахов, “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ, РФ Оборона министрлыгы һәм проектны эшләүче компанияләр вәкилләре катнашты.
Яшел Үзән заводында 21980 проекты буенча диверсиягә каршы торырлык катерлар 2008 елдан бирле Россия Хәрби-диңгез флоты өчен төзелә. Алар Россия Хәрби диңгез флотының хәрби-диңгез базасы акваторияләрен саклау өчен билгеләнгән.
Ренат Мистахов тантаналы чараны ачып, яңа елда завод хезмәткәрләре 2015 елда икенче тапкыр яңа корабль төзелешенә старт бирде, диде. Берничә көн элек, 6 гыйнварда, предприятиедә берьюлы ике яңа һәм уникаль суднога нигез салынды. Генераль директор заводлыларга хезмәтләре һәм РФ Оборона министрлыгы, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте һәм “Ак Барс” холдинг компаниясе җитәкчелегенә ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Тантаналы чара кысаларында заводның хезмәт алдынгыларына Россия флоты өчен корабль төзелешенә зур өлеш керткәннәре өчен ведомство бүләкләре тапшырылды, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз