news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннең Бишнә авылында өлкәннәр көненә багышланган мәҗлес үтте

Көн сүрән булса да, өлкәннәрнең күңелендә кояшлы яз иде.

 (Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). Яшел Үзәннең Бишнә авылында апа-әбиләрне, абый-бабайларны Мәдәният йортына бәйрәм мәҗлесенә җыйдылар. Матур киемнәрен кигән өлкән кунакларны фойеда мәдәният хезмәткәрләре төрле-төрле тәм-том, җиләк-җимеш тулган өстәлләр һәм ачык йөз белән каршы алды. Өстәлләр әбиләребез алып килгән күчтәнәчләр белән сыгылып торды. Мәҗлес авылның иң өлкән кешесе Әминә апа укыган догалар белән башланып китте. Мәҗлес табыны җыр-биюләр белән үрелеп барды, дип яза “Яшел Үзән” газетасы.

Үзешчәннәр башкарган узган гасырның 70-80 нче ел хитлары, яшүсмер кызларның, башлангыч сыйныф укучыларының дәртле биюләре өлкәннәрнең күңеленә хуш килде. Бигрәк тә татар халык биюе “Су юлы” әбиләребезгә ошады, яшь вакытларын искә алып, кызларыбызга кушылып биешеп тә алдылар. Яшьлектәге җырлы-биюле түгәрәк уеннарын да искә төшереп куйдылар.

Килгән кунаклар “Картаямыни соң йөрәк”, “Алтын алка” җырларын да бик теләп башкардылар. Кунакларны авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин һәм мәдәният йорты мөдире Илфат Сабиров Өлкәннәр көне белән тәбрикләделәр.

Соңыннан рәхмәтләр укый-укый, изге теләкләр тели-тели, кунаклар өйләренә таралышты. Көн сүрән булса да, өлкәннәрнең күңелендә кояшлы яз иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100