Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәннең берьюлы дүрт МЧС хезмәткәре югары бүләкләргә лаек булды
Дипломнарны һәм бүләкләрне Яшел Үзән хезмәткәрләренә гомуми йомгаклау утырышы коллегиясендә тапшырдылар.
(Яшел Үзән, 24 декабрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Әлфия Зыякаева). Сергей Евсеев, Андрей Чемарин, Вячеслав Ефремов һәм Резидә Йосыпова Татарстан Республикасы буенча Россия МЧС Баш идарәсенең югары бүләкләре белән бүләкләнде. Дипломнарны һәм бүләкләрне Яшел Үзән хезмәткәрләренә гомуми йомгаклау утырышы коллегиясендә тапшырдылар, дип яза җирле басма.
Сергей Евсеев – «Татарстан Республикасы буенча Россия МЧСының ГИМС үзәге» ФКУ Яшел Үзән инспекторлары бүлеге җитәкчесе – «Кече суднолар буенча иң яхшы дәүләт инспекторы» номинациясендә җиңүче булды. Шуны билгеләргә кирәк, ул һөнәри осталык буенча икенче ел рәттән җиңүче.
Андрей Чемарин – Раифа янгын сүндерү частенең бүлек командиры – «Татарстан Республикасының атказанган коткаручысы» югары исеменә лаек булды. Күп еллар 8нче отрядта эшләп ул 2001 елда «ПОЗиС» Яшел Үзән предприятиесендә чыккан янгынны сүндерүдә батырлыгы өчен медаль белән бүләкләнде. Бүләкне аңа Татарстан Республикасы премьер-министры – КЧС һәм ТР ПБ рәисе Алексей Песошин тапшырды.
Вячеслав Ефремов – ТР буенча ФПС 8нче отрядының 52нче янгын сүндерү частендә караул җитәкчесе – «Янгын сагының иң яхшы хезмәткәре» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Бу югары билгене аңа Россия МЧСының Үзәк региональ үзәге җитәкчесе, эчке хезмәтләр генерал-майоры Валерий Синьков тапшырды.
Ә менә Резидә Йосыпова – ТР буенча 8нче отрядның өлкән инспекторы – өченче тапкыр инде иминлек булдыру һәм кешеләрне коткару тематикасы буенча «Батырлык йолдызлыгы» фестивале җиңүчесе. Исегезгә төшерәбез, 2013 елда ул республика этабында җиңеп, «Зеленый Дол» телекомпаниясенең штаттан тыш корреспонденты сыйфатында Идел буе регионында беренче урынны алды. Ул вакытта аның «Көн артыннан көн» тапшыруына махсус әзерләгән телевизион сюжетлары «Иң яхшы телевизион информацион программа» номинациясендә иң яхшысы дип танылган иде. 2014 елда Резидә Йосыпова «Яшәү иминлеге культурасы буенча иң яхшы акция» номинациясендә җиңүче булды. Андый югары бәягә ул Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиада узганда эшләгән эше өчен лаек булды. Быелгы «Батырлык йолдызлыгы» конкурсында майор Йосыпова «Басма ММЧларда иң яхшы материал» номинациясендә җиңде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз