Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәннең бер авылында 8 март уңаеннан карда рәсем ясаганнар
Рәсем ясарга Түбән Урысбага авылы Мәдәният йорты мөдире Люция Садриева тәкъдим иткән.
(Казан, 8 март, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Яшел Үзән районының Түбән Урысбага авылында Халыкара хатын-кызлар көне хөрмәтенә карда рәсем ясаганнар.
Рәсем ясарга Түбән Урысбага авылы Мәдәният йорты мөдире Люция Садриева тәкъдим иткән. Карга язылган бәйрәм котлавы һәм чәчәкләр биредә яшәүчеләргә бәйрәм кәефе бирә. Бу турыда «Татар-информ»га район матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Хатын-кызларны Яз бәйрәме менә шулай котладык! Яратыгыз һәм яратылыгыз!», — диде Яшел Үзәндә яшәүче гүзәл затларны җирлек башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.
«Авыл уртасында ук шундый матурлык барлыкка килде. Хатын-кызлар соклануларын белдерде», — диде Яшел Үзән хакимиятенең җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чарасы белән элемтә бүлеге җитәкчесе Рәсим Хаҗиев.
Аның сүзләренчә, бу авыл бердәмлеге белән дан тота, авылда яшәүчеләр һәр атна саен бәйрәмнәр үткәрә, урманга йөри, чаңгыда шуа, шашлык пешерәләр, очрашалар һәм аралашып яшиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз