news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәннең А.Горький исемендәге заводы Вьетнамга «Гепард» кораблары сатачак

Яшел Үзәннең А.Горький исемендәге заводы Вьетнамга «Гепард» кораблары сатачак

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә «Рособоронэкспорт» федераль дәүләт унитар предприятиесе Вьетнам Социалистик Республикасы Хәрби-диңгез флоты өчен «Гепард-3.9.» проекты нигезендә кораблар төзү турындагы килешүгә кул куйды. Ике кораб төзеп тапшыру буенча заказны «Яшел Үзәннең А.Горький исемендәге заводы» ачык акционерлык җәмгыяте судно төзүчеләре башкарачак.

Заводның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, «Гепард» проекты нигезендә төзелгән сугышчан кораблар дәүләтләрнең диңгез буе чикләрен саклау һәм патрульлек итү өчен тәгаенләнгән. Каршылыклы вәзгыять килеп туган очракта, «Гепард»лар дошманның һавадан, су асты һәм су өстеннән ясаган һөҗүмен кире кайтару, дозор хезмәте һәм десант гаскәрләренә ярдәм итү өчен кулланыла.

«Ак Барс» холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте белән стратегик партнерлык итү нәтиҗәсендә соңгы елларда предприятие зыянсыз эшләү дәрәҗәсенә чыгуга һәм кайбер зур килешүләр төзүгә (шул исәптән, чит ил заказчылары белән дә) иреште. РФ Сәнәгать һәм энергетика министрлыгының мәгълүматларына караганда, 2006 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча «Яшел Үзәннең А.Горький исемендәге заводы» ААҖ судно төзү тармагында җитештерүнең артуын тәэмин иткән предприятиеләр бишлегенә керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot