news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннән Наил Таразов ГТОның алтын билгесенә лаек булды

Районда Бөтенроссия ГТО физкультура һәм спорт комплексында катнашучыларны бүләкләделәр.

(Казан, 22 июль, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Яшел Үзән районында Бөтенроссия ГТО физкультура һәм спорт комплексында катнашучыларны бүләкләделәр. Яшел үзәндә алтын билгегә барлыгы ун кеше лаек булды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Аерым билгеләп үтәрлек шәхесләр дә бар. Шундыйлардан комплексның Х баскычы нормаларын үтәгән Наил Таразов.  "64 яшьлек  Наил Сәгыйть улы башка яшел үзәнлеләргә дә үрнәк", – дип билгеләп үттеләр   ЯҮМР яшьләр эшләре буенча идарәдә.
 
Наил Сәгыйтович редакция хезмәткәрләренә дә яхшы таныш, ул – озак еллар редакциядә эшләгән  танылган журналист Әлифел Таразованың хәләл җефете.  Наил Сәгыйтович  офицер, гомере буе  сәламәт яшәү образы алып барды,  яхшы гаилә башлыгы, үрнәк әти.  Шулай да  аның  бу казанышы безне гаҗәпләндермәде дисәк, бик үк дөрес тә булмас. ГТО нормаларын шушы яшьтә бик сирәкләр генә үти ала һәм без Наил Сәгыйтович өчен бик шат. 
 

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексында катнашучы  өчен комплексның рәсми Интернет-порталында  теркәлергә һәм УИН-номер алырга кирәк. Норматив тапшыру буенча барлык сорауларны (84371) 4-67-93 телефоны аша бирергә була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100