news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннән Константин Исаев: "Татар язучылары янында татарча аңлый башлыйсың икән"

Бүген Яшел Үзән районының Олы Чишмә авылы күлендә татар сәнгать һәм әдәбият әһелләренең "Фәйзуллин йөзүләре" уздырылды.

(Казан, 1 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарча өйрәнү өчен татар язучылары белән бергә бер мәҗлестә булырга кирәк. Бүген “Фәйзуллин йөзүләре”ндә катнашкан Яшел Үзән районның берләштерелгән китапханәләр системасы директоры Константин Исаев шундый фикер белдерде. “Мин биредә – татар язучылары арасында үземнең татарча аңлавымны аңладым”, – диде ул.

Константин Исаев бүген “Фәйзуллин йөзүләре”ндә Яшел Үзән районы хакимияте вәкиле буларак катнашты һәм татар язучылары белән бергә кыска дистанциядә дә, озын дистанциядә дә йөзгән бердәнбер кеше булды.

Константин татар язучыларының традицион бәйрәм өчен әлеге район җирлеген сайлавына горурлануын белдерде: “Бу күлнең суы баллы чәй кебек икән, шуңа шушы күл сайлангандыр”, – дип, татарларның чәй яратуына ишарәләде.

"Фәйзуллин йөзүләре" – сәнгать әһелләренең спорт белән әдәбият һәм сәнгатьне берләштергән рәсми булмаган очрашулары. Төп оештыручысы һәм идея авторы – Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте киңәшчесе Равил Фәйзуллин. Равил Фәйзуллинның беренче рәсми йөзүләре 1980 елда башланган.

Киләчәктә “Фәйзуллин йөзүләре” Татарстан язучылар берлеге белән Яшел Үзән хакимияте оештыра торган рәсми чара булырга мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100