news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннән Данил Буранов «Голос-6» тамашасы ярымфиналына узды

Данил чирекфиналда Валерий Меладзеның «Лимбо» җырын башкарды.

(Чаллы, 9 декабрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Яшел Үзәннән Данил Буранов Беренче каналда «Голос-6» тамашасы ярымфиналына узды.

Данил чирекфиналда Валерий Меладзеның «Лимбо» җырын башкарды. “Бу мин барып җитәргә теләгән этап. Туры эфирда чыгыш ясау бәхете тиде, җиңү алай мөһим түгел”, - диде Данил.

Искәртеп үтик, тамашаның бу сезонына Данил Буранов өченче тапкырдан эләкте.

Данил укучы вакытында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең «Конферанс» номинациясендә җиңгән. Шулай ук ул Россия театр сәнгате институтын тәмамлаган, Григорий Лепс продюсер үзәге артисты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100