news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшелүзәнлеләр "Күн туп-2018" республика ярышларында җиңүче булды

Яшел Үзәнлеләр барлык ярышлар буенча 12 очко туплады.

(Яшел Үзән, 20 июнь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшелүзәнлеләр "Күн туп-2018" республика ярышларында җиңүче булды, дип яза җирле басма.

Байлар Сабасында 2007-2008 елда туган балалар арасында "Күн туп-2018" ярышлары ике көн дәвам итте.

Яшел Үзәннең 3нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче малайлар алга ыргылды һәм турнир таблицасында беренче урынга чыкты.

Яшел Үзәнлеләр барлык ярышлар буенча 12 очко туплады. Икенче урында Бөгелмәнең 2нче спорт мәктәбе, ә өченчедә Казанның 179нчы мәктәбенең "Сандугач" командасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot