news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшелүзәнле "Нәни мисс Татарстан – 2018" конкурсы номинациясендә җиңү яулады

Төп титулга исә Түбән Кама кызы Олеся Фәрдиева лаек була.

(Яшел Үзән, 26 май, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). Шушы көннәрдә матурлык һәм гүзәллек бәйгесе «Нәни мисс Татарстан – 2018» тәмамланды. Бу дәрәҗәле бәйгедә Яшел Үзән данын Кадрия Фатыйхова яклады һәм лаеклы төстә «Грация» номинациясендә җиңүче булып танылды.

Әлбәттә, матурлык бәйгесе дигәч тә, бу конкурста катнашу өчен чибәрлек кенә җитми. Берничә минут эчендә бар яктан булганлыгыңны күрсәтеп, үзең белән таныштыру, сәхнәдә үз-үзеңне тота белү, иҗади номер аша сәләтеңне күрсәтү дә кирәк. Узган ел апасы Камилә шушы бәйгедә катнашып, «Шарм» номинациясендә җиңү яулаган иде.

Шуңа да ападан мин дә калышмыйм әле дип, Кадрия дә үзен сынап карарга уйлый. Аның теләгенә әти-әнисе Илнур белән Ильмира да каршы килми. Музыка мәктәбенең фортепьяно классына һәм үзе укыган 3нче гимназиянең хореография түгәрәгенә йөргән кыз өчен иҗади номер әзерләү әллә ни авырлык тудырмый. Шулай да ярым финалны узган кызларга атна буе ныклап әзерләнергә, күмәк биюләрне өйрәнергә туры килә. Казанның Филармония концертлар залында финалда Татарстанның төрле почмагыннан килгән 31 нәни гүзәл җиңү өчен көч сынаша. Кадрия бик матур костюмнан рус халык биюен бии. Һәм, әлбәттә, аның чыгышы жюри әгъзаларын битараф калдырмый. 9 яшьлек Яшел Үзән кызы республика бәйгесендә «Грация» номинациясендә җиңүче дип табыла. Монда җан атып торган әти-әнисе, бертуганнары, әби-бабасының да ярдәме тими калмагандыр. Төп титулга исә Түбән Кама кызы Олеся Фәрдиева лаек була.

Бу атнада Кадриягә 10 яшь тулды. Ул үзенә, гаиләсенә менә дигән шәп бүләк ясады инде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100