news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшелүзәнле «Иң яхшы ярдәмчел хуҗалык» бәйгесендә җиңгән

Бәйге җиңүчеләренә 100 мең сум күләмендә грантны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды.

 (Яшел Үзән, 29 декабрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). Узган атнада республикада «Иң яхшы ярдәмчел хуҗалык» бәйгесендә җиңүчеләрне ачыкладылар. Бүләкләнүчеләр арасында яшелүзәнлеләр дә бар. Ул Норлат авылыннан – Гүзәл Шиһапова, дип яза җирле басма.

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясенең XII съезды кысаларында авылны үстерүдә үзеннән зур өлеш керткән уңганнарны тәбрикләделәр. Исегезгә төшерәбез, бәйгене авыл халкында эшлеклелекне үстерү һәм мөгезле эре терлек, шулай ук шәхси хуҗалыкларда сыер санын арттыру максатыннан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәрде. Бәйгенең беренче өлеше муниципаль этапта, икенчесе министрлыкта узды. Шулай итеп, һәр йортка район буенча иң күп мөгезле эре терлек туры килерлек, шул исәптән 50 проценты савым сыерлары булган 43 ярдәмчел хуҗалыкның башлыгы сайлап алына.

Бәйге җиңүчеләренә 100 мең сум күләмендә грантны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды.

– Бүген сез ярдәмчел хуҗалыкларны үстерү буенча бер-берегез белән тәҗрибә уртаклаша аласыз. Әлбәттә, авыр хезмәтегезне аңлыйбыз. Бигрәк тә башка урында төп эше булганнарга җиңел түгел. Республикабыз киләчәге нәкъ менә Сезнең кебекләр җилкәсендә, фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт – диде ул изге теләкләрен юллап.

Яшел Үзән районыннан бердәнбер җиңүче Гүзәл һәм Фәнис Шиһаповлар мал-туарны ун елдан артык тота. Бүген алар хуҗалыгында 25 мөгезле эре терлек бар, шуларның 16сы савым сыеры.

– Сыерларны аппарат белән савабыз, ә сөт ризыкларын Яшел Үзән базарына алып килеп сатабыз. Эшнең бер авырлыгын да күрмибез, өйрәнелгән инде. Балаларыбыз да ярдәм итә, – дип сөйли Гүзәл.

 Шиһаповларның төп байлыклары, чын мәгънәсендә балалар икән. Дүрт малай һәм дүрт кыз әти-әнисенең зур терәге дә, шатлык-куанычы да. Олы йөрәкле Гүзәл белән Фәнис, ә аларны башкача әйтү мөмкин түгел, дүртесен балалар йортыннан тәрбиягә алган. Олысына 17 булса, кечесенә ике яшь кенә әле. Өй тулы бала-чага булуга карамастан, барысына да ничек өлгерәләр икән... Иртә таңнан төнгә кадәр тир түккән хезмәтегезне хөкүмәт дәрәҗәсендә танулары, әлбәттә, зур шатлык. Котлыйбыз!
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100