news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Яшелүзәнле 218 мең сум акчасыннан колак каккан

64 яшьлек ханым үзе белмәгән хатынны фатирына керткән һәм аның бозык чыгарам диюенә ышанган.

(Яшел Үзән, 30 ноябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Заманча мошенниклык ысуллары күбәйсә дә, чегәннәрнең бозык алып ташлыйм дигәне күптәнге юл. Шулай булуга карамастан, андыйларга да ышанучылар һаман булып тора.

Узган атнада Яшел Үзәннең Королев урамында яшәүче 64 яшьлек пенсионерка ханым шундый аферага ышанып, күз ачып йомганчы 218 мең сум акчасыннан колак каккан. Ул үзе белмәгән хатынны ни өчен фатирына керткәндер һәм аңа эч серләрен чишкәндер, анысын хәзер полицейскийлар ачыклый, дип яза җирле басма.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100