Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәнгә "КАМАЗ-мастер" командасы килде
Юбилей датасы уңаеннан команда ярыш машинасында республикабыз шәһәрләре буенча сәяхәткә чыкты.
(Яшел Үзән, 16 март, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). Яшел Үзән урамында гадәти булмаган машинаны күреп, күпләр фотога төшеп калырга ашыкты. Бу гади генә техника түгел, ә данлыклы спорт автомобиле, дип яза җирле басма.
Быел "КАМАЗ-мастер" командасына 30 ел. Юбилей датасы уңаеннан команда ярыш машинасында республикабыз шәһәрләре буенча сәяхәткә чыкты. Бу атнада "КАМАЗ-мастер" командасы пилотлары "Дакар-2018" раллиеның бронза призеры, "Дакар-2015" раллиеның җиңүчесе, 2012, 2016 елларда "Ефәк юл" раллиеның җиңүчесе, Россиянең атказанган спорт остасы Айрат Мәрдеев һәм 2013, 2017 елларда "Ефәк юл" раллиеның җиңүчесе, "Африка Эко Рейс-2013" раллиеның җиңүчесе, халыкара класслы спорт остасы Дмитрий Сотников Яшел Үзәннең актив эшче яшьләре, төрле уку йортлары студентлары белән очрашты. Гөж килеп торган Горький исемендәге мәдәни үзәкнең конференцияләр залы спортчылар кергәч тынып калды. Иң беренче кунакларга Яшел Үзән шәһәренең тулы тормышы яктыртылган фильм күрсәтелде. Аннан исә экипажның узыш вакытын үз эченә алган фильм тәкъдим ителде.
Бүгенге очрашу безнең өчен, чын мәгънәсендә зур вакыйга, - диде район башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Дмитрий Лулаков. Әлеге команда Яр Чаллының, Татарстанның гына түгел, ә илебез горурлыгы булып тора, - диде ул.
-Быелгы дакар гади генә булмады, катлаулы җирләрне уздык, 23-30 катлы йорт биеклегенә кадәр күтәрелергә туры килде. Старт Перуда бирелде, ике атна эчендә көн дә нидер булды. Безнең өчен тотрыклылык бик мөһим иде. Көтелмәгән проблемаларны, ул техник характерда да булды, җиңдек һәм безнең өчен җан атып торучыларның да ярдәмен сиздек. Шуңа да бу җиңүдә сезнең дә өлеш бар, - дип фикерләре белән уртаклашты Айрат Мәрдеев.
Кунакларны тыңлаганнан соң, яшьләр сорауларын бирде һәм ахырдан истәлеккә дип фотога да төште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз