news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәнгә «хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турында үтенеч Путинга юллана

Парламент утырышында Яшел Үзәннең Бөек Җиңүгә зур өлеш керткәне искәртелде.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Россия Президенты Владимир Путинга Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исемен бирү турында үтенеч юллаячак. Бүген бу үтенечне парламентарийлар Дәүләт Советы утырышында хуплады.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев чыгышында Бөек Ватан сугышы елларында шәһәрнең «бөтенесе җиңү өчен» дигән девиз белән яшәгәнен ассызыклады. «Фронтка 35 меңнән артык яшел үзәнле китте, һәр икенче якташыбыз әйләнеп кайтмады. 18 яктабышыбыз Советлар Союзы Геройлары һәм Тулы орден кавалерлары булды», — диде.

Михаил Афанасьев бу елларда ул Яшел Үзәндә предприятиеләр хәрби сәнәгатькә күчкәнен искәртте.

«Яшел Үзәндә яшәүчеләр, шәһәр территориясендә урнашкан сәнәгать предприятиеләрендә хәрби һәм гражданнар продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин итеп, шул ук вакытта хезмәт батырлыгы һәм фидакярлек үрнәге күрсәтеп, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә сизелерлек өлеш кертте. Бөек Ватан сугышы елларында Яшел Үзән шәһәре илнең мөһим тыл үзәкләреннән берсе булды», — диелә дәүләт башлыгына адресланган үтенеч текстында.

Михаил Афанасьев Җиңү паркында тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл куелганын да әйтте. Бу сорау буенча Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин да чыгыш ясады һәм үтенечне хуплауны сорады.

Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәлә буенча йомгаклап: «Үтенечне хуплыйк. Бу шәһәр тере сугышчан көч, тыл хезмәтчәннәре батырлыгы, фронт өчен җитештерелгән азык-төлек, кием-яраклары белән Җиңүгә зур өлеш кертте. 1,5 мең Петербург кешеләре дә шушы шәһәргә күченеп килгән, аларны сыендырганнар», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100