news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә зур һәлакәт: биш кеше үлгән

Авария ике машина да алда барган транспорт чарасын узарга чыккач булган дип фаразлана.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Яшел Үзән районының Сафоново авылы янында трассада һәлакәт булган. Анда «Тойота Ленд Крузер» һәм 14нче модель "Лада" бәрелешкән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте.

Илдә җитештерелгән машинада биш кеше булган - аларның дүртесе шунда ук, бишенчесе хастаханәдә үлгән.

«Тойота Ленд Крузер»ның шоферы һәм пассажир хатын-кыз төрле дәрәҗә имгәнеп хастаханәгә озатылган.

Авария ике машина да алда барган транспорт чарасын узарга чыккач булган дип фаразлана.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot