news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә үзенчәлекле балалар өчен әкият күрсәттеләр

Бәйрәмдә 600гә якын кеше катнашты.

(Яшел Үзән, 6 гыйнвар, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Илсөя Завилейская). Бүген Яшел Үзән мәдәният сараенда мөмкинлекләре чикле балалар өчен чара уздырылды, дип яза җирле басма.

Бүген нәни балаларның чын Кыш бабай белән фотога төшәргә мөмкинлекләре булды. Шуннан соң кызлар һәм малайлар әкият дөньясына чумдылар: мәдәният сараеның сәхнәсендә театральләштерелгән тамаша «Көлсылу сере яки югалган могҗиза» карадылар. Шатлык белән тулы көлү бөтен залга яңгырады.

Ә Яңа ел уенсыз була аламы соң? Балалар чырышы тирәсендә әйләнеп җырладылар да, биеделәр. Кыш бабай үз чиратында барча балаларга бүләкләр таратып чыкты. 

Бәйрәмдә 600гә якын кеше катнашты. Бәйрәмдә катнашкан һәрберсе канәгать калды.

news_right_1
news_right_2
news_bot