news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә законсыз рәвештә аракы сатучы тоткарланган

Хәзер инде гаепләнүчегә суд карары нигезендә 100 сумлык эчемлек өчен 20 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

(Яшел Үзән, 6 май, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Күптән түгел Яшел Үзән суды аракыны законсыз саткан өчен Үзбәкстаннан килгән 78 яшьлек иргә хөкем карары чыгарган. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Рифат Сафиуллин аңлатуынча, Бело-Безводное авылында яшәүче ир бер кешегә пластик шешәдә 100 сумга спиртлы эчемлек саткан

Гаепләнүче хокук сакчылары игътибарына эләккән. Табыш артыннан куучыларга спиртлы эчемлекләрне кулдан лицензиясез сатарга ярамаганлыгын аңлатулар да ярдәм итми.

Хәзер инде гаепләнүчегә суд карары нигезендә 100 сумлык эчемлек өчен 20 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot