Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә «Юл иминлеге атналыгы» бара
Ата-аналар белән профилактик эш барышында юл йөрү кагыйдәләренең үтәллешенә, балаларның мәгълүматны кабул итүчәнлегенә басым ясалачак.
(Яшел Үзән, 30 сентябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Әлфия Зыякаева). Быел Яшел Үзән юлларында балалар катнашында 8 ДТП теркәлеп, аларда 8 бала имгәнгән, шуларның 5се – 8 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге җәяүлеләр, дип яза җирле басма.
Балалар катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан чыгып, 21 сентябрьдән «Иминлек атнасы» профилактик чарасы башланды һәм аның кысасында мәгариф учреждениеләрендә төрле чаралар үткәрелә.
Ата-аналар белән профилактик эш барышында юл йөрү кагыйдәләренең үтәллешенә, балаларның мәгълүматны кабул итүчәнлегенә басым ясалачак.
Мәктәп укучылары белән «өй-мәктәп-өй» иминлегенең шәхси схемасын кулланып, дәресләр, белем бирү учреждениеләре яннарындагы урамнарда экскурсияләр уздырыла.
Һәр көнне соңгы дәрестә педагоглар «иминлек минутлары» уздырып, анда балаларга табигать шартларын исәпкә алып, Россия Федерациясе юл йөрү кагыйдәсен сакларга кирәклеген искәртеп торачак.
Болардан тыш, белем бирү учреждениеләрендә педагоглар һәм ата-аналар комитеты балаларның яктылык кайтаргыч элементлар куллануын контрольдә тотачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз