news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә югалган 79 яшьлек гөмбәчене өченче тәүлек эзлиләр

1937 елгы ир-ат Татарстанның Яшел Үзән районында Бело-Безводное авылы янындагы урманда югалган.

 (Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ). Татарстанда коткаручылар өченче тәүлек 79 яшьлек гөмбәчене эзлиләр. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча 23 сентябрьдә 1937 елгы ир-ат Татарстанның Яшел Үзән районында Бело-Безводное авылы янындагы урманга киткән.

Хәзергә 4 кв. км урман массивы тикшерелгән, әлегә нәтиҗә юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100