news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Яшел Үзәндә җәйге ялны һәм балаларның мәшгульлеген оештыру хакында фикер алышалар
Бу җәйдә Яшел Үзән муниципаль районының белем бирү учреждениеләре базасында 26 мәктәп яны лагеры оештырылачак
Скопировать ссылку
(Яшел Үзән, 18 май, “Татар-информ”, Юлия Демченко). Бу җәйдә Яшел Үзән муниципаль районының белем бирү учреждениеләре базасында 26 мәктәп яны лагеры оештырылачак, аларда 2700 бала үзләренең сәламәтлеген ныгытачак, дип хәбәр итте Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык идарәсе башлыгы урынбасары Айгөл Сөнгатуллина.
Шулай ук 3 балалар сәламәтләндерү лагеры (М.Җәлил исемендәге, “Чайка” һәм “Горьковец) эшләячәк. Балаларның ялын өч сменада оештыру күздә тотыла, һәр смена 18 көн дәвам итә. Беренче сменаны 9 июньдә ачарга ниятлиләр. “Чайка” лагерында беренче сменада спортчы балалар ял итәчәк.
Хәзерге вакытта юлламаларның бәясе күпме булачагын исәплиләр. “Чайка” лагерына юлламаның бәясе 6900 сум тәшкил итәр дип көтелә, шуның 6300 сумын – Социаль иминият фонды, калганын ата-аналар түләячәк. “2009 елдан башлап балалар көзге, кышкы һәм язгы каникулларда да ял итә алсын өчен, лагерьларны ел әйләнәсе эшли торган итәргә ниятлибез”, - диде А.Сөнгатуллина. Балалар “Бригантина”, “Дельта” һәм “Олимп” палаткалы лагерьларында да ял итәчәк.
Шуның белән бергә җәйге чорда 14 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләрне эшкә урнаштыру да күздә тотыла. Шәһәр һәм районның күп кенә предприятиеләре Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык идарәсендә квоталар (Серго исемендәге завод – 440 кеше, Горький исемендәге завод – 270 кеше, ПФМК – 110 кеше) тәкъдим итте. “Казан” кошчылык фабрикасы, “Ключи” агрофирмасы, Васильево пыяла заводы, Нурлатсервис кебек предприятие-оешмалар да җәйге чорда балаларны эшкә кабул итәргә әзер.
1700 бала мәктәпләрдә эшкә урнашачак. Балаларның күпчелеге “Флора” дәүләт игенчелек хуҗалыгында эшләр дип көтелә. “Эш бирүче предприятие аларга 2300 сум күләмендә хезмәт хакы түләячәк. Яшел Үзән мәшгульлек үзәге исә 1,5 мең балага 781 сум күләмендә өстәмә акча түләргә ниятли”, - диде А.Сөнгатуллина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot