news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә «Язгы моңнар» фестивале узды

Фестиваль җиденче тапкыр оештырыла.

(Яшел Үзән, 29 апрель, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Гүзәл Минһаҗева). Моңа кадәр үз мәдәният йортларында, авыл клубларында тамашачыны шатландыра, сагышка сала, хисләндерә дә, апрельдә шәһәр үзәгендә урнашкан А.М.Горький исемендәге мәдәният үзәгенә ташкын булып ургылып килеп керә авыл үзешчәне. «Язгы моңнар» фестивале җиденче тапкыр оештырылса да, ноктаны икенче ел рәттән шәһәрдә, күп тамашачы сыйдырырлык мәдәният сараенда куялар, дип яза район газетасы.

Ә тамашачы зал тутырып килә аларның иҗатларын карарга. Быел аларның саны былтыргысына караганда да күбрәк иде, димәк, фестиваль елдан-ел популярлаша бара дигән сүз.

Ничек алкышламыйсың ул артистларны?! Дарья Десятникованы гына алыйк. Кечкенә генә бөтерчек кебек кыздан каян чыга шулкадәр күкрәк тавыш. Халыкчан, йөгереп чыгып биеп китәсе килә. Бишнәдән Харисовларның иҗади гаиләсе турында «Яшел Үзән» язган да иде. Олы бала янына кечкенәсе дә өстәлгән һәм менә дигән квартет барлыкка килгән.

Мәдәният йорты исемнәрен санап чыкмый, гади итеп элеккегечә атыйсы килә – совхоз зонасы үзешчәннәре искиткеч талантлы. Дөресен генә әйткәндә гади тамашачы аларның кайсы авыл җирлеге мәдәният йортында шөгыльләнүен дә белмәде кебек, чөнки экранда үзешчәннең исеме яки төркем исеме, номер исеме генә язылды, конферансье да башкаручының кайдан икәнлеген әйтмәде. Мин инде үземчә данлыклы «Сөмбел»нең, «Алтын»ның Осиново мәдәният йортында эшләп килүен беләм. «Гөлләр иле»н күңелле итеп башкаручы Лилия Гайнуллинаны киеменнән Карагуҗа мәдәният йортында шөгыльләнүен аңладым. Васильевоның «Этюд» театр студиясе былтыр да искиткеч чыгыш ясаган иде. Тырнак астыннан кер эзлим дип утырсаң, табыла инде. Тик мин фестивальне оештыруда шактый зур үсеш күрдем. Концерт киемнәре сыйфатлы, матур, сәхнә бизәлеше дә заманча, искиткеч. Былтыр татар телендә номерлар бармак белән дә санарлык түгел иде. Быел бу бушлыкны тутырганнар. Һәм әйтергә кирәк,номерлар тиешле югарылыкта иде. Быел мәдәният йорты каршында эшләп килүче кул эшләре түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләрнең эшләреннән төзелгән күргәзмә эшләде. Эшләрнең күләме ягыннан да, зәвыклылыгы белән дә бишнәлеләр аерылып торды. Бию коллективларында шөгыльләнүчеләрнең күплеге хәйран калдырды. Бу җитәкчеләренең чын күңелен биреп эшләвен күрсәтә. Бу җәһәттән Осиново мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Алтын» җитәкчесе Шамил Сынновка аеруча рәхмәтлебез. Коллективка шулкадәр ир бала туплый алуы гайре гаҗәп хәл – малайларны биюгә йөртәсе авыр.

«Әйшә» үзәк клуб системасына берләшкән мәдәният йортларында шөгыльләнүчеләрнең җылы тәэсирләргә, кайнар алкышларга бай күрсәтмә концертыннан соң, яшел үзәнлеләр Норлат зонасы үзешчәннәрен дә көтеп кала. Тау ягында да бөтен район күләмендә күрсәтерлек талантлар җитәрлек, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100