Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә язгы чәчү ахырына якынлаша
Язгы чәчү биредә ике сменада оештырылган.
(Яшел Үзән, 19 май, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). Яшел Үзәндә згы чәчү ахырына якынлаша, дип яза җирле басма.
– Без уйлаган планнан ике атнага соңрак барабыз. 7 майга чәчү төгәлләнергә тиеш иде. Тик бар да син теләгәнчә генә бармый шул, авыл хуҗалыгында эш техника һәм кешегә генә бәйле түгел, мин бөтенләй мондый язны хәтерләмим, – дип сөйли ВЗП «Заволжья»ның төньяк территориясе директоры Әмир Хәмдиев.
Җитәкче җиткергән мәгълүматлар буенча, бодай (400 га), арпа (500 га), солы (200 га) мәйданда чәчелеп беткән. Бүгенге көндә кукуруз һәм көнбагыш чәчү белән мәшгульләр. Кукурузның орлыкка дигәне 3000 га, силоска 3500 га, ә көнбагыш 6000 га мәйданны тәшкил итә. Көзге культуралар 100 процент самолет белән тукландырылып беткән. Игеннәрнең тишелеше төрлечә икән.
Язгы чәчү биредә ике сменада оештырылган. Җитәкче белән сөйләшкәннән соң, кыр батырлары белән якыннан күрешү өчен Кече Шырдан авылына керә торган юл буендагы басуга киттек. Безне Олы Ачасыр егете Ринат Әүхәдиев галәмәт зур тракторы белән каршы алды. Юк ла, моны трактор диеп кенә әйтү аз, озынлыгы 30, ә тырмасының киңлеге 12 м булган «Моррис» чәчүлек комплексы икән ул. Канадада җитештерелгән әлеге техника берүк вакытта чәчеп, культивация ясап бара. Без килгән көнне Ринат кырда ашлама белән җирне сукалый иде. Бер-берсенә бәйле булмаган өч секциядән торучы әлеге агрегат кабарынкы кырларны шәп итеп тигезли, орлыкны бер тигез тирәнлектә чәчә, утырту белән беррәттән ашламасын да кертеп бара ала. Күпме орлык һәм ашламаны кертеп барганы кабинадагы компьютер аша билгеләнә.
– Мин бу хуҗалыкта 2012 елдан бирле, эшемне яратып башкарам, авырлыгын күрмим, – дип фикерләре белән уртаклашып алды Ринат.
Район буенча чәчү барышына күз салсак, түбәндәге картинаны күрергә мөмкин. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бөртекле культуралар – 7185 га, ә барысы бергә 18285 га мәйданда чәчелгән. Бу, 18 май иртәсенә, барлык мәйданның 78 проценты дигән сүз. Районда «Тау Иле», «Дары природы» хуҗалыклары, фермерлар язгы чәчүне беренчеләрдән булып тәмамлаган, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз