news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә яшь рәссамнар конкурсы узды

Нәтиҗәдә беренче урынны Виктор Антонов, калган икесен Анна Назарова һәм Глеб Скороденюк алды.

(Яшел Үзән, 24 март, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзән балалар сәнгать мәктәбендә ел саен эчке эшләр ветераннар советы әгъзалары оештыра торган «Балалар күзлегеннән хокук тәртибе солдаты» конкурсында катнашучылар бүләкләнде.

Мәктәптә укучылардан өч ай дәвамында Яшел Үзән районы эчке эшләр органнары тарихына һәм хәзергесенә багышланган конкурска балалар эшләре килеп торды. Нәтиҗәдә 20гә якын эш сайлап алынды. Иң яхшы рәсемнәрне ветераннар советы җыелышында тавыш бирү юлы белән сайлап алдылар. Нәтиҗәдә беренче урынны Виктор Антонов, калган икесен Анна Назарова һәм Глеб Скороденюк алды.

Эчке эшләр бүлеге ветераннары советы рәисе Алексей Карин сүзләренә караганда, конкурста катнашып балаларның сәнгатькә генә түгел, ә туган як тарихына да кызыксынулары арта.

Ветераннар конкурста катнашучыларга грамоталар һәм призлар тапшырып, шунда ук галерея җитәкчелегенә милициянең 100 еллыгына багышланган сәнгать эшләре галереясе булдыру инициативасы белән чыкты. Педагогия коллективы хокук саклау органы аксакалларының башлангычын яклап чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100