news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә яшь экологлар конференциясе узды

Чара иҗади эшчәнлеккә карата кызыксынуны арттыру һәм экология культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән иде

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Кичә Яшел Үзән балалар иҗат үзәгендә яшь экологларның “ЭКО-2010” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциясе узды. Аны оештыруда “Свияжск” дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре актив катнашты.
Конференциядә 7-11 сыйныф укучылары катнашты, дип хәбәр иттеләр ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәтеннән. Чара иҗади эшчәнлеккә карата кызыксынуны арттыру, мәктәп укучыларында гомуми экология культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Жюри игътибарына “Гомуми экология”, “Экология һәм сәламәтлек”, “Биоиндикация”, “Ландшафт экологиясе”, “Яшел Үзән муниципаль районының махсус саклана торган территориясе һәм табигатьне саклау эшчәнлеге” номинацияләре буенча эшләр тәкъдим ителде. Аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы тикшеренү эшләре ачыкланды, җиңүчеләргә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан әзерләнгән бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.




news_right_1
news_right_2
news_bot