news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә яшәүчеләрне һәм кибетләрне талаучы тотылды

Хәзер тоткарланучыга “Талау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 (Яшел Үзән, 23 гыйнвар, "Татар-информ", "Яшел Үзән", Әлфия Зыякаева). Яшел Үзәндә яшәүчеләрне һәм кибетләрне талаучы тотылды, дип яза җирле басма.
 
Полициягә Яшел Үзәндә яшәүче 66 яшьлек хатын Гоголь урамында үзенең көпә-көндез талануы турында гариза бирә. Билгесез ир аның банк картасы һәм ашамлыклар салынган сумкасын тартып ала. Шәһәр урамнарында куелган камералар җинаятьне фиксацияли. “Кайнар” эзләр буйлап шик астына алынучы – элек тә берничә тапкыр хөкемдә булган 28 яшьлек яшелүзәнле тоткарлана. Озакламый аның башка талауларга да катнашы булганлыгы ачыклана.

Кибетләрдәге видекамералар аны күрсәтә.

Хәзер тоткарланучыга “Талау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышында ул сак астында булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot