news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә яшәүчеләр "Яшел Россия" акциясенә кушылды

Биредә ылыслы агач, миләш һәм сирень үсентеләре утырттылар.

(Яшел Үзән, 20 сентябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ хезмәткәрләре "Яшел Россия" табигатьне саклау акциясе кысаларында агач утырту инициативасын яклап чыкты һәм шулай ук "Эшлибез!" бөтенросия чисталык көнендә катнашты, дип яза җирле басма.

Завод хезмәткәрләре кирәкле бөтен инвентарь белән "коралланып" предприятиегә беркетелгән Столичная урамы территориясен (Мирный бистәсе) тәртипкә китерде, чүп-чардан арындырды һәм биредә ылыслы агач, миләш һәм сирень үсентеләре утыртты.

news_right_1
news_right_2
news_bot