news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә яшәүче машина йөртүче хуҗасын көткәндә картина чигә

Менә телефон кую өчен кечкенә генә өстәл, түрдә – зуррагы – журнал өстәле – барысын да Илдус абый ясаган.

(Яшел Үзән, 26 сентябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Фәнзилә Мостафина). Яшел Үзәндә яшәүче Илдус абый белән очрашканчы аның чигү осталыгы турында гына сөйләгәннәр иде. Ә язма героеның фатирын үз күзләрем белән күргәч, аның чын мәгънәсендә алтын куллы булуына ышандым, дип яза җирле басма.

Фатирга килеп керүгә, Илдус абыйның картиналары «каршы ала»: ишек өстендә – бисер белән чигелгән шамаил, стенада – алсу чәчәк бәйләме, түр яктагы бүлмәдә иң беренче чиккән картинасы – «Кол Шәриф» мәчете, ә кыз белән көчек төшкәнен оныгы Ләйсәнгә чигеп бүләк иткән – анысын Илдус абыйның кызы Эльвира безгә күрсәтү өчен алып килгән иде. Бөтен хатын-кыз да алынырга җөрьәт итми әле ул хан җөе белән чигүгә, ә Илдус абый вакланып тормаган, зур-зур картиналар чиккән. «Мин Казандагы төзелеш оешмасында шофер булып эшлим. Бергә эшләгән Ирина исемле хатын буш вакыты булган саен чигеп утыра торган иде. Карап-карап йөрдем дә, тукта әле, мин әйтәм, мин дә хуҗаны көткән арада тик утырам бит. Тотынып карыйм әле, дидем», – дип, чигү белән ничек мавыгып китүе турында сөйли Илдус абый. Шундый гади, көндәлек эш башкаргандай сөйли моны әңгәмәдәшем, бер авырлыгы да юк диярсең! Ә авырлыгын үзе чигеп караган кеше генә белә. Шулкадәр вак эш белән утырырга сабырлык та кирәк билгеле. «Мин үзем кызу канлы кеше, әтигә охшаган, – ди Илдус абый. – Ә чигә башласам – тынычланам, тизрәк чигеп бетерәсе, эшемнең нәтиҗәсен күрәсе килә башлый».

Аның бу шөгыленә гаҗәпләнеп караучылар бер мин генә түгел икән. «Бервакыт машинада чигеп утырам, бер хатын-кыз ирен чакырып китерде дә миңа төртеп күрсәтә: «Әнә нәрсә эшли, ә син – «бездельник», – ди. Икенче тапкыр шулай чигеп утырам, берәү сигнал бирә. Берәүгә дә комачауламыйм бит инде, дип күтәрелеп карасам, каршыдагы машинада утыручы хатын-кыз, баш бармагын тырпайтып, «во!» дип күрсәтеп тора. Фотога да төшереп китәләр», – дип кызык хәлләрне дә сөйләп алды Илдус абый.

Залга үтәбез. Менә телефон кую өчен кечкенә генә өстәл, түрдә – зуррагы – журнал өстәле – барысын да Илдус абый ясаган. Ә стенада – гадәти булмаган сәгать. Бервакыт Интернетта утырганда агачтан гына ясалган сәгать рәсемен күреп ала Илдус абый һәм үзе дә ясап карарга уйлый. Ә уйлаганын башкармый калмый инде ул – гадәте шундый. Шулай итеп агач сәгать барлыкка килә. Аның гере генә тимердән, калган бөтен вак детальләре дә фанердан ясалган. Янә вак эш, янә күпме сабырлык кирәк!

«Әле хәзер кораб җыю белән мавыга әти, – дип сүзгә кушыла Эльвира. – журналлардан детальләрен җыеп барды». Анысы да җыйдың да куйдың гына түгел, вак агач кисәкләрен бөгәсе, ябыштырасы, тиешле җиргә урнаштырасы. Әле җилкәннәрен һәм пушкаларын куеп бетерәсе бар, шуннан соң гына корабны әзер, дип әйтеп булачак.

Ул арада Илдус абый иттарткыч күтәреп кереп җитә. Инде сорап та тормыйм – үзе ясаган. Механизмын үзе җыйган да агач тартма эченә урнаштырган. Менә дигән итеп эшли! «Әти, син иске суыткычтан чеби чыгара торган инкубатор да ясаган идең әле», – дип искә ала Эльвира. Шулай искә төшерә-төшерә Илдус абыйның алтын куллары тудырган әйберләрне саныйлар: туган авылы Күгеш мәчетенең манарасының бер өлеше, чишмә башына куярга манара, бакыйлыкка күчкән барлык туганнарына диярлек мәрмәрдән кабер ташлары, чәчәкләп-чуклап эшләнгән су улаклары... Бу исемлекне бик озак дәвам итеп булыр иде. Эльвираның: «Нәрсәгә тотынса, шуны эшли инде әти» – дигән сүзе белән тәмамлап куябыз.

Гомер буе тимерче булып эшләгән, инде мәрхүм булган Абдулла абзыйның иң олы улы ул Илдус абый. Шуңа кечкенәдән бөтен эшне белеп үскән, үзеннән соң дөньяга килгән алты туганына үрнәк булган. «Әтинең эшләгәнен карап торам да, ул чыгып киткәч, үзем дә берәр нәрсә ясап карамакчы булам. Тимер пычкысы белән катырак бассаң, сына да китә. Мин сындырганны белмәсен өчен, өстенә чүкеч яткырып куя идем – янәсе, чүкеч төшеп ваткан. Моңа ышангандырмы әти, юктырмы, бер сүз дә әйткәне булмады», – дип искә ала Илдус абый. Ә әнисе һәм алты туганы исән-сау әле аның.

Миңа һаман кызык: ничек шулай алтын куллы булуының серен беләсем килә. «Әти шундый иде безнең: нәрсә уйлый, шуны ясый. Әле дә хәтерлим, җил тегермәне ясаган иде ул. Армиядән күреп кайткан да, бернинди сызымсыз, исендә калганча ясаган. Алты канатлы иде ул, һәр канаты ике метрлы. Такта ярыр өчен яраклаштырылган иде. Берьюлы әти моны әйләндереп җибәрмәкче булган, шулвакыт тегермән әтинең бияләен эләктереп алган да кулын ике җирдән сындырган. Ничек өзеп үк чыгармаган! Больницадан кайткач, әти үзе сатты ул тегермәнне аннары», – дип сөйли Илдус абый.

Бала чагыннан ук «будущий инженер» дип йөрткәннәр аны. «Ни чыкса, шул Абдул малаеннан чыга инде, дияләр иде. Мәктәптә – рогатка булсынмы ул, башкасымы – иң беренче мин ясый идем», – ди, көлеп, әңгәмәдәшем. Укыган булса, чыннан да, менә дигән инженер чыгар иде аннан. Тик Илдус Шәйхетдинов 8нче класстан соң заводка эшкә кергән, шуннан армиягә китеп барган, аннан кайткач инде уку теләге дә сүрелгән.

Ә армиядә кушаматы Алтын чүкеч булган аның. Саратов өлкәсенә химик гаскәргә эләгә ул хезмәт итәргә. Ни сәбәпледер инде, монда чиләкләр булмый. Илдус абый сөйли: «Машина көпчәгеннән салдырылган резинадан савыт шикелле нәрсә әмәлләгәннәр, шуның белән су ташыйлар. Калаен каян тапканмындыр инде, үземә ике чиләк ясадым мин. Суга барам – «дед»ларның күзе миндә. «У кого украл?» – диләр. Үзем ясадым, дим. «Тагын ясый аласыңмы?» – диләр. Алам, дим». Шулай итеп, бөтен кешене калай чиләк белән тәэмин иткән ул. Егетнең алтын куллы булуын белеп алгач, прапорщик аңа махсус «задание» бирә – самогон аппараты ясарга. Бернинди сызымсыз-нисез анысын да эшләп бирә Илдус абый. Китә заказ! Тагын биш-алты аппарат ясарга туры килә. Менә шуннан соң Алтын чүкеч кушаматы ябышып кала инде.

Илдус абыйга 60 тула инде. Хатыны Фәридә белән 35 ел бергә яши алар, бер кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Инде менә ике оныклары үсеп килә. «Эшли белмәгән эшегез бармы соң сезнең?» – дип сорыйм. «Баҗай миңа, син терлек суя белмисең, дип әйтә иде. Мал суйганны карап та тора алмыйм шул мин», – ди әңгәмәдәшем. Тагын нәрсә ясарга теләгегез бар, дип кызыксынам. Белмим, дип җилкә сикертә. Бүген шулай дисә, иртәгә күзе берәр әйбергә төшеп, шуны ясап та куяр әле Илус абый – көче дә, кызыксынуы да, фантазиясе дә ташып тора әле аның.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100